+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 сентябрь 2019, 13:47

14 яшьлек малай югалган...

Бу юлы да югалган бала Иглиннән.

Иглиндә яшәүче 14 яшьлек Тимур Зәйнуллиннан өченче тәүлек инде бер хәбәр дә юк. Үсмер 10 сентябрьдә өеннән чыгып киткән була. Шул көннән эзсез югала. Аны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзли.
Үсмернең буе 152 сантиметр, уртача гәүдәле, кыска коңгырт чәчле. Ул өстенә болон куртка, зәңгәр мәктәп чалбары, зәңгәр сызыклар төшкән соры кроссовкалар кигән. Малайның аерылып торган билгесе дә бар: аягында диатездан шрам калган.
Тимур турында мәгълүмат белүче булса, түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итүне сорыйлар: 02 (стационар өчен), 020 (мобиль телефоннар өчен), 8-927-969-89-19, Иглин буенча координатор 7-917-383-56-87.
Өйдә, мәктәптә балалар белән кешеләрнең югалуы, хәбәрсез чыгып китүнең хәвефле булуы турында сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Өлкәннәрнең сүзе барыбер колакка кереп кала ул.
Читайте нас: