+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 сентябрь 2019, 14:40

Салаватта өч бала орлык ашап агуланган

Кызлар аны кыярга охшаткан.

Салаватта яшәүче өч ахирәт кыз урам буйлап йөргәндә, кыярга охшаган үсемлек күреп кала. Күп тә уйлап тормый, кызлар сәер җимешне ачып, эчендәге кара орлыкларын кабып карый.
Нәтиҗәдә, сигез-тугыз яшьлек балаларда баш авыртуы һәм галлюцинация башлана. Аларның икесе дәваханәгә эләгә, берсенең хәле авыр, ул реанимациядә ята.
Соңрак ачыклануынча, укучы кызлар тиле бәрән орлыгы ашап агуланган булып чыга.
Тиле бәрән орлыгы — агулы үсемлек. Аны ашап караганнан соң, кеше ярсый, күз карасы зурая, битне һәм муенны тимгелләр баса, баш авырта, косасы килә башлый.
Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен балаларга агулы үсемлекләр турында сөйләргә, аларны күрсәтеп аңлатырга кирәк. Әти-әниләр, укытучылар моны игътибардан читтә калдырмасын иде.
Читайте нас: