+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 сентябрь 2019, 10:34

7 яшьлек малай тасмага буылган...

Тетрәндергеч хәл Иглин районында булган.

12 сентябрь көнне Иглин районында фаҗигале хәл булган. 7 яшьлек малай тасма белән баскычта уйнаган. Тикшерү версиясе буенча, уен барышында бала тасманың бер очын муенына чолганган, ә икенчесен баскычка бәйләгән. Бер мәлдә тасма тартыла һәм малай аңын югалта.
Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, малайны аңсыз хәлдә өлкән абыйсы күреп калган. Дәваханәдә реанимация чаралары үткәреп карасалар да, баланың гомерен саклап калып булмый.
Хәзерге вакытта 7 яшьлек баланың үлем факты буенча тикшерү бара.
Әти-әниләргә балаларга күз-колак булырга, нәрсә белән шөгыльләнүләрен белеп торырга кирәк. Бәла аяк астында гына...
Читайте нас: