+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 сентябрь 2019, 23:35

Апасы сеңлесен суга батырган...

Башка сыймаслык хәл Салават шәһәрендә булган.

Бу фаҗига 13 сентябрь көнне Салават шәһәрендә булган. 11нче сыйныфта укучы кыз 1нче сыйныфта укучы бертуган сеңлесен сулы таска батырган. Бу хакта UFA1.RU мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.
Кызлар арасындагы низаг кечесенең апасын тыңламавы аркасында килеп чыккан. Чыгырыннан чыккан өлкән кыз сеңлесен мунчага алып бара, анда өч тапкыр су салынган ләгәнгә башын тыгып ала һәм, туганын шунда калдырып, чыгып китә. Кызганычка каршы, кире әйләнеп килгәндә, бала инде тончыгып үлгән була.
Әлеге хәл буенча тикшерү эше башланган.
Балалар арасындагы конфликтларга игътибарлы булу - ата-аналар җаваплылыгында. Мөнәсәбәтләр фаҗигале тәмамланмасын өчен вакытында сөйләшүләр алып барырга, кискен хәлләрдә психологларга мөрәҗәгать итү дә кирәк.
Читайте нас: