+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 сентябрь 2019, 22:24

Бала торба чистарткыч эчкән...

Ике яшьлек баланың химик чара белән уйнавын өлкәннәр күрмәгән.

Ырынбур өлкәсенең Яңа Сергиевск районында авыз куышлыгы, тамагы, йоткылыгы химик пешү алган ике яшьлек кызны дәваханәгә китергәннәр. Бу хакта Ырынбур өлкәсе Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңыннан ачыклануынча, бала торбаларны чистарту өчен химик чара эчкән. Кызганычка каршы, бу вакытта аның янында өлкәннәрнең берсе дә булмый.
Әлеге очрак буенча тикшерү эше башланган.
Дарулар, очлы предметлар, шул исәптән химик чаралар кечкенә сабыйлар булган өйдә зур куркыныч тудыра. Аларны бала кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Югыйсә, бәла буласын көт тә тор.
Читайте нас: