+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 сентябрь 2019, 21:18

"Ул бик талантлы малай иде..."

Санкт-Петербургта Күмертау укучысы белән булган фаҗигагә якыннары, дуслары әле булса ышана алмый.

Узган җомгада Санкт-Петербург шәһәрендәге күпкатлы йорт каршында 16 яшьлек үсмернең мәете табылган. Ул Күмертау шәһәреннән булып чыкты.
Хокук сакчылары аның үлемендә көч куллануны тапмаган. Димәк, 11 сыйныф укучысы үз теләге белән якты дөньядан киткән булып чыга.
Үсмерне якыннан белүчеләр аны талантлы, тәртипле, яхшы билгеләргә генә укучы, җырлар язучы, бер генә начар гадәте булмаган егет буларак бәяли. Аның Питерга китеп, үз гомеренә кул салуын якыннары берничек тә аңлата алмый.
Балалар күңелендә ниләр барын аңлар өчен алар белән ешрак сөйләшергә кирәк. Тормыш никадәр ыгы-зыгылы булмасын, газиз балаларыгызга вакыт кызганмагыз, алар белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булыгыз.
Читайте нас: