+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 сентябрь 2019, 18:04

6 яшьлек бала шок хәлендә...

Әнисенең үле гәүдәсе янында берничә тәүлек булган сабыйны авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар.

Яңавыл шәһәрендә 6 яшьлек малай 44 яшьлек әнисенең үле гәүдәсе янында берничә тәүлек үткәргән. Ул беркая да китә алмаган, чөнки ишек бикле булган. Алдан фаразлаулар буенча, якынча 5 көн вакыт үткән.
Беренчеләрдән булып, тәрбиячеләр чаң суккан. Алар 30 августтан бирле хатынга шалтырата һәм элемтәгә керә алмый. Эзли торгач, ахирәтен табалар. Ярый әле аңарда фатир ачкычы була.
Ишекне ачып, эчкә үтүгә, җанөшеткеч хәлгә тап булалар. Әнисенең инде таркала башлаган гәүдәсе янында ачлыктан, сусаудан хәлсезләнгән бала ята...
Әлеге вакытта бала дәваханәдә. Табиблар баланың хәлен тотрыклы авыр, дип бәяли.
Мәгълүм булуынча, әнисе улын ялгызы гына тәрбияләгән. Аларны якыннан белүчеләр, хатынның баласын яхшы каравын, баланың өс-башы бөтен булын билгели.
Хатынның үлем сәбәпләрен тикшерү бара.
Читайте нас: