+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 сентябрь 2019, 00:30

Балалар машинага ут төрткән

“Жигули” тулысынча янып беткән, янәшәдәге “ГАЗель”нең бамперы, фаралары һәм капоты эрегән.

Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә балалар урамда торган ташландык җиңел машинага ут төрткән. Дөрләп янган автомобиль шартлаган.
Татарстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны 5 минутта сүндергән. “Жигули” тулысынча янып беткән. Ә аның янында торган “ГАЗель” машинасының бамперы, фаралары һәм капоты эрегән.
Бәхеткә, балалар зыян күрмәгән. Социаль челтәрләрдә язуларынча, “Жигули” машинасы ике ел тирәсе ташландык хәлдә торган.
Читайте нас: