+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 сентябрь 2019, 18:31

Малайның гомере Уфа табиблары кулында

Үлгән әнисе янында табылган баланың хәле тотрыклы авыр, дип бәяли табиблар.

Үлгән әнисе янында табылган алты яшьлек малайны Яңавылдан Уфага китергәннәр. Кичә бу карар табиблар тарафыннан коллегиаль рәвештә кабул ителгән. Баланың хәле тотрыклы авыр, дип бәяли табиблар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Хәзер малайның сәламәтлеге Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары кулында. Бала белән беренче көннән үк психолог эшли. Шулай ук опекага алу мәсьәләсе дә хәл ителә. Мәскәүдән аның апасы кайткан. Мөгаен, малайны тәрбияләүне ул үз өстенә алыр.
Хәбәр итүебезчә, 16 сентябрьдә Яңавылдагы бер фатирда 44 яшьлек хатынның мәете табылган иде. Аның янәшәсендә берничә көн буена 6 яшьлек улы булган. Баланы ачлыктан, сусаудан бик каты хәлсезләнгән хәлдә табалар.
Читайте нас: