+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 сентябрь 2019, 13:35

Әнисенең гомерен саклап калган...

8 яшьлек малай кискен хәлдә кыюлык күрсәтә.

29 августта Уэльста яшәүче 34 яшьлек Дженнифер Лэмб өйдә үзенең өлкән улы, сигез яшьлек Уильям белән берүзе була. Малай үз бүлмәсенә, икенче катка менеп китә. Әнисе бер телем шоколад ашап куя һәм шулвакыт аңарда көчле аллергия башлана. Хатынның теле, тамагы шешенә, ул буыла башлый. Ярдәм сорап кычкыра алмагач, Дженнифер кулына эләккән предметларны идәнгә ташлый.
Тавышлар ишетеп, аска йөгереп төшкән Уильям, паникага бирелмичә, телефон аша ашыгыч ярдәм хезмәте номерын җыя. Малай әнисендә аллергия өянәге булуын аңлатып бирә. Табиблар килгәнче, диспетчер кушканнарны үти.
Дженниферда моңа кадәр, бал кортлары тешләгәннән соң, аллергия өянәге булган. Шуңа күрә ул сумкасында һәрвакыт дару йөртә. Моны улы да белеп тора. Тик бу кичне малай әнисенең сумкасын таба алмый азаплана.
Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана. Ашыгыч ярдәм хезмәте ун минуттан килеп җитә һәм хатынга укол ясыйлар.
Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, Уильямның бу кичтә өйдә булуы - әнисе бәхетенә. Ул 4 яшьлек энесе Джозеф белән әби-бабасында кунарга тиеш була, ләкин кире уйлый, бармый кала.
"Улым гомеремне саклап калды. Әгәр ул өйдә булмаса, моның ахырын күз алдына китерергә дә куркам, - ди Дженнифер. - Мин балама бик рәхмәтле, аның бу ситуациядә тыныч калуына сокланам, ул минем кечкенә героем!
Читайте нас: