+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 сентябрь 2019, 13:40

"Беркая да җибәрмим сине, әни!"

Кулы киселгән ингуш кызы, ниһаять, әнисе белән очрашкан. Үзәк өзгеч хәл...

Ингушетиядә апасы тарафыннан кыйналып яшәгән 7 яшьлек Аиша исемле кызның Мәскәүгә, Леонид Рошаль клиникасына китерелүе, августта уң кулының бер өлеше ампутацияләнүе турында язып чыккан идек инде. Билгеле булуынча, бала әнисенең апасы тәрбиясендә яшәгән, нәкъ менә ул кызны җәберләп, кыйнап, мыскыллап яшәгән дип шикләнелә.
Моннан бер ел элек Аишаны үз әнисеннән әтисенең туганнары тартып алган һәм бала белән күрешергә мөмкинлек бирмәгән. Кызының авыр хәлдә булуын ишеткәч, ана дәваханәгә килә, тик аны балага якын җибәрмиләр. Чарасызлыктан хатын Русия Президенты каршындагы Балалар хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецовага мөрәҗәгать итә.
Ниһаять, шушы көннәрдә ана кеше кызы белән очрашкан. Анна Кузнецова белдерүенчә, бу очрашуны сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Сабый әнисен күрүгә бик шат булган, аны кочаклап алган һәм башкача беркая да җибәрмим, дигән. Сүзсез утырган бичара ананың ике битеннән туктаусыз күз яшьләре аккан.
- Иң мөһиме, без аларның бер-берсен яратуын, бер-берсенә ничек кирәк булуын күрдек. Әнине балага беркем дә алыштырмый, - дип ассызыклый Анна Кузнецова.
Омбудсмен әйтүенчә, закон әнисенә кызы белән дәваханәдә очрашуга каршы килми, хатын баласын кайтаруда ярдәм сораган.
Кыз әлегә клиникада дәвалануын дәвам итәчәк. Аның язмышы мәсьәләсе дә якын арада хәл ителәчәк.
Киләчәктә аңа бионик протез кую планлаштырыла.
Кызны тәрбияләгән хатынга карата җинаять эше кузгатылган, аны кулга алганнар.
Читайте нас: