+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 сентябрь 2019, 14:08

Балаларны кайнар майга пешергәннәр

Әлеге хәл кулинар шоу вакытында булган.

Төркиянең Кестель поселогындагы Club Paradiso кунакханәсендә 8 кешенең өстенә кайнар май чәчрәгән. Зыян күрүчеләр арасында Екатеринбургтан килгән 3,5 һәм 10 яшьлек ике бала да бар.
Сабыйларның әтисе сөйләвенчә, кулинар шоу вакытында пешекче ялгыша һәм май кешеләр өстенә чәчелә.
- Баламның ничек акырганын күрсәгез! Аның өстендәге янган киемен ярый салдырып өлгердек. 27 процент тәне пеште. Әлегә хәле самолетта очуны күтәрерлек түгел. Икенче улымның кулы һәм башы пеште. 16 процент тән пешүе алган, — дип сөйләгән әти кеше.
Аның белдерүенчә, Екатеринбургта балаларны ашыгыч ярдәм машинасы аэропорттан ук тән пешүе үзәгенә алып китәчәк.
Кунакханә администрациясе гаепне үз өстенә алган, зыян күрүчеләрне яхшы клиникага урнаштырган, дәвалау, билетлар һәм дәвалауны Русиядә дәвам итү өчен акча түләгән.
Читайте нас: