+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 сентябрь 2019, 17:27

Балаларны куркытыр дип, бакчага алмаганнар...

Радий Хәбиров 2 яшьлек Софьяның язмышын үз контроленә алды.

Стәрлетамак районының Алатан авылында яшәүче ике яшьлек Софья тумыштан үзенчәлекле бала. Ул яшьтәшләреннән йөзе, бергә ябышып үскән бармаклары белән аерылып тора. Әнә шуңа да кызны балалар бакчасына кабул итүдән баш тартканнар. Янәсе дә, кыз башка балаларны куркытачак.
Ә Софьяның әнисенә бик тә эшкә чыгарга кирәк. Чөнки гаилә бик авыр шартларда яши. Өйгә су кермәгән, газ плитәсе сафтан чыккан, мунчалары юк, юынырга күршеләргә йөриләр.
Авыл биләмәсендә исә гаиләгә бакчага урнашу проблемасы белән мөрәҗәгать итмәде, дип белдергән.
Ярый әле бу хәлгә волонтерлар хәрәкәте игътибар иткән. Алар чаң сукканнан соң, гаиләгә ярдәм йөзеннән акча да җыелган, балага ярдәм итәргә әзер клиника да табылган. Җирле хакимият гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итү буенча сөйләшүләр алып бара.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә кечкенә Софьяның язмышын үз контроленә алуы хакында белдерде.
.- Хәйрия фонды бу мәсьәләне күтәреп чыкмаган булса, хакимияттә киңәшмәләр дә, аларны икенче торакка күчерү мәсьәләсе дә каралмас иде. Сабыйның һәм аның әти-әнисенең хокуклары бозылуы күренеп тора. Кызның киләчәк язмышын үзем контрольдә тотачакмын, - дип язды төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдә.
Читайте нас: