+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 сентябрь 2019, 18:21

Үсмер кызлар попкорн ясаган...

Кызганычка каршы, ниятләре фаҗигале тәмамланган.

Кытайда 14 яшьлек кыз Интернеттан карап, попкорн ясарга уйлый. Бу вакытта аның янында якын ахирәте дә була.
Кызлар Кытайдагы Ms Yeah исемле популяр блогер өйрәткән рецептка тукталганнар. Блогер кыз үз ролигында попкорнны газлы эчемлектән бушаган калай банкага салып, спирт горелкасы ярдәмендә җылытып ясаган.
Әмма мәктәп укучыларының горелкалары булмый, шуңа күрә алар спиртны калай банканың эченә сала. Шырпы сызып җибәрүләре була, ялкын балаларның киемнәренә һәм чәчләренә күчә.
Нәтиҗәдә, 14 яшьлек кызның тәненең 96 проценты пешә. Соңрак ул дәваханәдә үлә. Аның ахирәтенең тәненең 13 проценты пешә. Кызга күпсанлы операцияләр ясарга кирәк булачак.
Бу хәлгә блогер МС Yeah үзе җавап биргән. Аның сүзләренә караганда, балалар ул өйрәткән әзерләү технологиясен бозганнар. Ул укучыларның гаиләләренә компенсация түләячәген әйткән.
Шундый фаҗигале хәлләр килеп чыкмасын өчен балаларның нинди сайтларда, нинди видеолар карап, нәрсәләр белән кызыксынуларын белеп торырга, вакытында аңлатырга, кисәтергә кирәк.
Читайте нас: