+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 сентябрь 2019, 02:08

14 яшьлек теннисчы кыз югалган

Яшь спортчы аэропортта серле рәвештә юкка чыккан.

Оперативниклар мәгълүматларына караганда, 14 яшьлек Эрика Кварчия Мәскәүнең Внуково аэропортына Самара рейсы белән килгән.
Күзәтү камералары аның 18 сентябрьдә килүен теркәгән. Шул вакыттан бирле үсмер кыз турында бернинди хәбәр дә юк.
Абхазиянең яшь спортчысы Эрика Кварчия теннис белән шөгыльләнгән була.
Абхазия Республикасы полициясе аны Facebook аша эзләү турында игълан иткән. Эриканың язмышы турында белүчеләр булса, +7 (940) 920-20-95 номеры буенча месенджерларга хәбәр итүләрен яки +7 (940) 925-85-89 телефоны буенча элемтәгә керүләрен сорыйлар.
Читайте нас: