+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 сентябрь 2019, 13:02

Русия туристлары белән автобус әйләнгән

Авариядә 14 кеше имгәнгән.

Русиянең 14 гражданы Төркиянең көньягындагы Анталья курортында юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән. Автобуста барлыгы 22 русияле булган. Бу хакта Русиянең Антальядагы Генконсуллыгы хәбәр итә.
Аксу районында туристларны аэропортка иткәндә автобус авариягә очрый. Русиядән килгән 14 турист төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Аларның җидесе дәваханәгә барудан баш тарткан һәм аэропортка юлланган. Әлеге вакытта зыян күрүчеләр табиблар күзәтүе астында.
"Россия-24" телеканалы эфирында Русия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина хәбәр иткәнчә, һәлакәткә очраган туристларга “Санмар” туроператоры хезмәт күрсәткән. Әлеге хәл контрольгә алынган.
Читайте нас: