+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 сентябрь 2019, 15:11

15 яшьлек кыз йөк поезды астында калган

Фаҗигале хәл кичә Яңавыл районында булган.

Яңавылда 15 яшьлек кыз йөк поезды тәгәрмәчләре астында һәлак булган. Бу хәл кичә иртән булган, дип хәбәр итә "Яңавыл таңнары" гәзите.
Станция җитәкчесе Данил Таҗетдинов әйтүенчә, кыз Яңавыл станциясендә дүртенче һәм алтынчы кабул итү юллары аша үтеп, вагон астына кергән. Нәтиҗәдә, үлемечле җәрәхәт алган.
Кызның шәхесе инде ачыкланган. Ул 15 яшьлек мәктәп укучысы булып чыккан. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Әти-әниләргә, укытучыларга балаларның кайда, нишләп йөрүләре турында хәбәрдар булырга, ни сәбәпле мәктәпкә килмәүләрен ачыклап торырга кирәк. Соңгы вакытларда балалар белән бәйле фаҗигале хәлләрнең артуы да игътибарны көчәйтүне сорый.
Читайте нас: