+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 сентябрь 2019, 13:37

6 яшьлек ике баланы кулга алганнар...

Моның өчен полицейский эшеннән бушатылган.

Америка Кушма Штатларының Флорида штатындагы бер башлангыч мәктәптә дәрес вакытында алты яшьлек ике балага кул богавы кидергән полицейскийны эшеннән бушатканнар.
Деннис Тернер исемле полицейский мәктәптә хәвефсезлек тәэмин итү буенча хезмәткәр булып эшләгән. Ул үзләрен дәрес вакытында начар тоткан ике баланы кулга алган. Аларның берсе дәрес вакытында тыңлашмаган һәм укытучыга аягы белән типкән.
Полицейский балаларга кул богавы кидереп, патруль машинасына утырта. Балаларның берсенең бармак эзләрен алганнар һәм, өстәвенә, укол да ясаганнар.
Якыннары балаларың бу вакыйгадан шок хәлендә булуларын белдергән. Җирле полиция департаменты уставы хезмәткәрләргә 12 яшьтән кечерәк балаларны кулга алуны рөхсәт итми. Департамент башлыгы полицейскийны эштән куган һәм тикшерү эше башлаган.
Читайте нас: