+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 сентябрь 2019, 21:55

Балалар мәктәпкә машина юлыннан йөрергә тиеш түгел

Әти-әниләр бу мәсьәләне хәл итүне сорый.

Уфа укучыларына, шәһәр урамында тротуарлар булмау сәбәпле, мәктәпкә машина юлыннан барырга туры килә. Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлегенә шикаять белән балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать иткән.
Башкаланың 19нчы мәктәбенә һәм 11нче Аксаков гимназиясенә укырга йөрүче кызлар һәм малайларга юл чынлап та куркыныч тудыра. Эчтәге йортларда яшәүче укучыларга машина юлыннан атларга туры килә, чөнки биредә тротуарлар юк.
Бу районда яңа йортлар төзелә, автомобильләр саны арта. Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә транспорт хәрәкәте җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. Кышын кар яугач, юл тарая, һәм җәяү йөрү тагын да катлаулана.
Шуңа бәйле, Гомумрусия халык фронты Уфа хакимиятен бу территориядә җәяүлеләр зоналары булдыруны төзекләндерү программаларына кертергә чакыра. Шулай ук “фронтовиклар” ЮХДДИга укучылар йөри торган маршрутны контрольгә алу үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Читайте нас: