+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 сентябрь 2019, 11:21

Яшь ярымлык сабый су скважинасына егылып төшкән

Ихатадыгы кое, баз, су скважиналары кебек кечкенә балалар өчен хәвеф тудыручы урыннарны ябып кую хәстәрен күрергә кирәк тә соң...

Аргентинаның Сантьяго дель Эстеро провинциясендәге Сеньора Пуджио авылында яшь ярымлык кыз, эте белән бергә, биш метр тирәнлектәге тар скважинага егылып төшкән. Җир астыннан бала елаган тавышны әти-әнисе ишетеп калган.
Алар сабыйны үз көчләре белән чокырдан чыгара алмагач, коткаручылар чакыртканнар. Бу вакытта кызның әтисе Клаудио Моралес җиргә ятып, скважинаны кәрәзле телефон белән яктыртып, баланы тынычландырып торган.
Коткаручыларга кызны скважинадан чыгару өчен янәшәдә траншея казырга туры килгән. Коткару операциясе өч сәгать дәвам иткән.
Бәхеткә, әлеге очракның ахыры яхшы тәмамланган. Скважинада су күп булмавы да баланың гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
Әти-әниләргә ихатадыгы кое, баз, су скважиналары кебек кечкенә балалар өчен хәвеф тудыручы урыннарны ябып кую хәстәрен күрергә кирәк. Сакланганны Ходай саклар, дигән борынгылар.
Читайте нас: