+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 сентябрь 2019, 13:37

Үсмер мотоциклда кюветка очкан

Авария Дуван районында булган.

Башкортстанның Дуван районында булган авариядә 16 яшьлек егет чак үлемнән кала. Республика ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул Сальевка авылы урамында кулдан ясалган мотоциклда йөреп кайтырга уйлаган.
Тик бер һәм мәлдә үсмер транспорт чарасы белән бергә әйләнгән. Аңа табиблар ярдәме һәм кичекмәстән дәваханәгә госпитализацияләү кирәк булган. Егетнең Мәчетле районыннан булуы билгеле.
Балигъ булмаган балаларның руль артына утыруы ата-аналар җаваплылыгында. Шуңа күрә аларның мототранспорт белән идарә итүенә җитди карагыз, игътибарлы булыгыз, алдан сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барыгыз.
Читайте нас: