+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 сентябрь 2019, 16:44

Каян килә мондый кансызлык?..

Стәрлетамакта бер төркем үсмерләр хуҗасыз этне һәм аның 11 көчеген вәхшиләрчә үтергән.

21 сентябрь көнне Стәрлетамакта коточкыч хәл булган. Бер төркем үсмерләр хуҗасыз этне һәм аның 11 көчеген вәхшиләрчә үтергән. Акылга сыймаслык хәл Строймаш авылында булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә волонтерлар хәбәр итә.
Башта укучылар аларның оясына петардалар ташлаган. Шартлаулардан ана эт атылып килеп чыга һәм машина астына барып керә. Соңыннан үсмерләр кансызлык белән аның 11 көчеген үтерә. Кайсын буып, кайсын тураклап, кайсының авызында петарда шартлатып... Вәхшилекне кесә телефонына төшереп, видеоны дусларына тараталар.
Әлеге язманы күргән укытучының үсмерләрне оялтырга омтылуы бер ананың котырынып мәктәпкә килүе белән тәмамлана. Ана кеше укытучыдан бала алдында гафу үтенүен таләп иткән. Ә җәзасызлыкны тойган бала-чага моның белән генә туктамый. "Кем иң текәсе" дигән квест оештырып, көчекләрне бишенче каттан ташлаганнар. Боларның мәктәптәге башка укучыларны "Әгәр бу хәл турында сөйләнсәгез, сезне дә шундый ук язмыш көтә", дип куркытып тотуы да мәгълүм.
Әлеге хәлгә полиция, опека органнары, мәгариф бүлеге, мәктәп һәм, әлбәттә, ата-аналар битараф калмас дип ышанасы килә. Үсмер чактан мондый кансызлыкка барган балалардан киләчәктә нәрсә көтәргә? Бу хакта уйларга да куркыныч...
Читайте нас: