+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 сентябрь 2019, 13:06

Үсмерләргә җәза бирелерме?

Ана этне һәм аның 11 көчеген җәзалап үтерүче үсмерләрнең исемнәре билгеле.

Стәрлетамакның Строймаш поселогында үсмерләрнең хуҗасыз эт һәм аның ике атналык 11 көчеген җәзалап үтерүе социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында зур шау-шу тудырды. Кансызлыкка барган үсмерләрнең исемнәре билгеле: алар 15 яшьлек Димитрий А., Александр Б., Вадим Н. Егетләр өчесе дә 8нче мәктәп укучылары.
Урындагы халык хакимиятнең һәм хокук саклаучыларның бу хәлгә мөмкин кадәр игътибарын юнәлтү өчен петиция төзегән.
Петициядә хәбәр ителүенчә, башта укучылар аларның оясына петардалар ташлаган. Шартлаулардан ана эт атылып килеп чыга һәм машина астына барып керә. Соңыннан үсмерләр кансызлык белән аның 11 көчеген үтерә. Кайсының авызында петарда шартлата, кайсына билгесез сыекча белән укол кадыйлар... Вәхшилекне кесә телефонына төшереп, видеоны дусларына тараталар.
"Әлеге хәлгә полиция, опека органнары, мәгариф бүлеге, мәктәп директорлары һәм битараф булмаган кешеләрнең игътибар итүен сорыйбыз", — дип мөрәҗәгать итә халык петиция аша. Аңа 13 мең кеше кул куйган.
Мәгълүм булуынча, әлеге факт буенча полиция тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Читайте нас: