+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 октябрь 2019, 17:34

Бер гаепсез сабыйларның гомере өзелде...

Әтиләре 9нчы каттан сикергәндә, балаларын да үзе белән алган.

Саратовта хатынына үч итеп, үзе белән ике баласын да эләктереп, 9нчы каттан сикергән ир турында хәбәр коточкыч тизлектә таралды. Фаҗигале хәл өйдәге гауга нәтиҗәсендә килеп чыга. Йорт хуҗасы һәм аның яшь ярымлык улы шунда ук үлә, ә 4 яшьлек кызның гомере өчен табиблар көрәшкән була. Кызганыч, әмма сабыйны коткарып калып булмый.
Билгеле булуынча, дөньяда япа-ялгызы торып калган ананың да хәле яхшыдан түгел.
Читайте нас: