+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 октябрь 2019, 18:33

Менә сиңа картәти...

Җиде яшьлек малай энесен шкафка яшерә һәм күзенә ак-кара күренмәгән бабасын якын җибәрми.

Стәрлетамакта яшәүче 59 яшьлек картәти үзенең кечкенә оныкларына үтерү белән яный. Бу хәл сентябрь башында булган, дип хәбәр итә төбәк Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Балалар әниләре, әбисе һәм бабасы белән бергә яши. Вакыйга булган көнне әниләре эштә була. Өйдә ялгызлары утырган балалар янына исерек бабалары кайтып керә. Ул балаларны куркытып, балконга яба.
Сабыйлар елый, тәрәзә шакый, бабаларыннан ишекне ачуын сорый. Ләкин картәти кеше аларны мыскыллап көлә. Күпмедер вакыттан соң үзләрен өйгә кертә, ләкин тынычлана алмый, сабыйларны үтерү белән яный. Җиде яшьлек малай энесен шкафка яшерүе һәм бабасына якын килергә ирек бирмәве турында сөйләгән.
Бәхеткә, исерек ир йоклап киткән. Балалар картәниләре кайтканчы бүлмәдә качып утырган. Балалар сөйләгәннән соң, хатын полиция чакырта.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында ирнең өйдәгеләргә кул күтәрүе, аларны җәберләп яшәве ачыкланган. Аңа ике елга кадәр төрмә яный.
Читайте нас: