+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 октябрь 2019, 00:13

Укучы кыз бишенче каттан егылган

Ул кибет түбәсенә килеп төшкән.

1 октябрьдә Башкортстанның Туймазы районы Собханкул авылында бишенче кат тәрәзәсеннән укучы кыз егылып төшкән. “Туймазы хәбәрләре” мәгълүматы буенча, ул кибет түбәсенә килеп төшкән. Баланы дәваханәгә алып киткәннәр.
Әнисе әйтүенчә, аның кызы белән бәхетсез очрак килеп чыккан. Бала тәрәзәне япканда, көчле җил чыга һәм ул тотынып кала алмыйча, аска таба оча.
Мәктәп директоры Ольга Гусакова белдерүенчә, 5нче сыйныфта укучы кыз тәрбияләнүче гаилә имин санала, әтисе аерым яшәсә дә, балалар тормышында катнаша. Өлкән абыйсы Мәскәү университетында белем ала. Кыз мәктәптә уртача укый.
“Психологик тест нәтиҗәләре буенча, зыян күргән укучы кыз стресс кичермәгән, анарда борчулы хисләре сизелмәгән", — дип билгели мәктәп җитәкчелеге.
Читайте нас: