+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 октябрь 2019, 18:31

Их, сез, матур кызлар...

Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә янә шау-шулы вакыйга.

5 октябрь көнне Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә шау-шулы вакыйга булган һәм ул социаль челтәрләргә таралган. Бу хакта "Bash.News" мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.
Ике укучы кыз сыйныфта сугышып киткән. Алар каршыларында басып торган укытучыны бар дип тә белмичә, бер-берсенең чәченә ябышып, нәрсә өчендер өзгәләшә. Ахыр чиктә аларны сыйныфташлары аера, диелә хәбәрдә.
Һәрвакыттагыча, бер "акыллысы" төшереп алган видео яшен тизлегендә социаль челтәрләргә таралды. Әлбәттә, күпчелекне бер сорау борчый: "Үсмер балаларда бу кадәр бәгырьсезлек, кансызлык каян килә?"
"Әллә соң әти-әниләр балаларны тәрбияләү дигән нәрсә турында бөтенләй оныттымы? Кызлар элек-электән тәртипле, һәрьяклап үрнәк булды бит. Ояты ни тора!" - дип ачынучылар да җитәрлек.
Балалар турындагы шундый язмаларны укыганда, аз гына булса да уйлансагыз иде, әти-әниләр! Ә сезнең гаиләдә тәрбия эше җитәрлек дәрәҗәдә алып барыламы? Кызларыгыз-улларыгыз белән аралашу, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү, аларның хәтерендә уелып калырлык якты, күңелле чаралар өчен вакыт табасызмы?..
Читайте нас: