+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 октябрь 2019, 12:00

Уфа урамында коточкыч фаҗига...

5 яшьлек сабыйның гомере өзелгән.

Кичә кичне Уфаның Королева урамында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булган. Бу хакта республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов үзенең блогында хәбәр итә.
Билгеле булуынча, җәяүлеләр өчен тәгаенләнмәгән урыннан чыгып барган малайның өстенә машина килеп менә. “Toyota Camry” руле артында 38 яшьлек хатын утырган була.
Баланы ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып китә, тик, кызганычка каршы, малай анда үлә. Бу фаҗигане тикшерү бара.
Мондый йөрәк өзгеч фаҗигалар килеп чыкмасын өчен әти-әниләр үзләренең балаларына юл кагыйдәләрен кечкенәдән аңлатсыннар, юлны тиешле урыннардан гына үтәргә кирәклеген төшендерсеннәр иде.
Читайте нас: