+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 октябрь 2019, 16:48

Ә авырлык балаларга төшә...

Уфада биш бала әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар.

Уфада биш балалы ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Элегрәк 31 яшьлек хатын 2008, 2009 һәм 2012 елларда туган өч баласына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Хәзер Уфаның Калинин районы прокуратурасы хатын-кызны 2016 һәм 2018 елларда туган тагын ике кечкенә кызына карата ата-ана вазыйфаларын тиешенчә башкармауда гаепли.
Прокуратура органнары белдерүенчә, балаларга җитди куркыныч яный. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында ваемсыз ана кызлары каршында спиртлы эчемлекләр эчкән, аларга азык-төлек һәм гигиена чараларын сатып алмаган. Моннан тыш, фатирда гап-гади шартлар — балаларга йоклау урыннары да булмаган.Тәрбия, юньле-рәтле туклану булмау сәбәпле, балалары еш кына авырый башлаган. Шуңа карамастан, хатын табибларга мөрәҗәгать итүне кирәк дип тапмаган.
"Хәзерге вакытта кызлар Балалар йортына урнаштырылды. Җинаять эше судка җибәрелде, — дип ачыклык кертә район прокуратурасының матбугат хезмәте.
Менә тагын ике сабый, әти-әниләре исән булып, балалар йортларында, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр сафын тулыландырды. Үз балаларыгызны ятим ясап, кеше кулына калдырганчы, вакытында аңыгызга килсәгез иде, әниләр!
Читайте нас: