+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 октябрь 2019, 17:26

Бала эскәмия астында калган

Өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында ул авыр тән җәрәхәтләре алган.

Ишембай районында өлкәннәрнең җавапсызлыгы һәм игътибарсызлыгы аркасында ике яшьлек сабый авыр тән җәрәхәтләре алган. Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның язында бизнесмен урындагы Торак коммуналь хуҗалык белән эскәмияләр китерү һәм урнаштыру турында килешү төзегән. Күпфатирлы йортларның берсе янына китерелгән җиһазларны балалар мәйданчыгы янында өеп куйганнар. Эшкуар ул урынны киртәләп алмаган. Нәтиҗәдә, балалар мәйданчыгы яныннан үтеп баручы ике яшьлек бала, өелеп торган эскәмияләрнең берсенә тотына, һәм ул аның өстенә килеп төшә.
Эшкуар үз гаебен таныган һәм зыянны тулысынча каплаган. Суд аңа җиде мең сум штраф билгеләгән.
Йорт алларында, балалар мәйданчыкларында өлкәннәр һәм җаваплы кешеләр хәвефсезлек чараларын кайгыртырга тиеш. Балаларның гомеренә куркыныч тудыра торган әйберләрне аерым урыннарга куярга, ул урынны киртәләп алырга кирәк.
Читайте нас: