+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 октябрь 2019, 21:05

Шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирелә

Ул нинди хокук бирә һәм кемнәргә каралган?

Республика Хөкүмәте карары нигезендә Башкортстанның шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын алуга сертификатлар бирү тәртибе расланды.
Республика һәм җирле бюджетлардан шәхси балалар бакчаларына 6 мең сум акча бүлеп бирелүнең сынап карау этабы Стәрлетамакта старт алды. Проект уңышлы булган очракта, шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирү тәҗрибәсе 2020 елның 1 сентябреннән Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарына да кертеләчәк.
Әлеге сертификат муниципаль балалар бакчасына чират җиткәнче шәхси балалар бакчасында түләүле урын алу хокукын бирә.
Сертификатны кемнәр алачак? Серификатны алу хокукына «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына электрон бердәм республика чираты" дәүләт мәгълүмат системасында исәптә торып, балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителмәгән ике айдан өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) ия, дип билгеләп үтелә республика Хөкүмәте карарында.
Шәхси бакчаларга серификатлар бирү тәртибе Русия Президенты Владимир Путинның 2021 елга кадәр өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән 100 процентка тәэмин итү, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләтнеке булмаган секторга ярдәм итү йөкләмәсен үтәү кысаларында эшләнде.
Читайте нас: