+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 октябрь 2019, 22:18

Кәбестә пирогы

Бәйрәмдә якыннарыгызны тәмле камыр ашлары белән сыйлагыз.

Бәйрәмдә якыннарыгызны тәмле камыр ашлары белән сыйлагыз.
Бакчада кәбестәләрнең өлгергән чагы. Бу яшелчәдән төрле-төрле ризыклар пешерергә, тозларга, маринадларга һәм бик тәмле камыр ашлары да әзерләргә мөмкин.
Бүген сезнең игътибарга кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен ярты килограмм кәбестә, 100 грамм маргарин яки акмай, камырга — 3 йомырка, 5 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы майонез, ярты калак тоз, 6 аш кашыгы он, 2 калак камыр йомшарткыч кирәк.
Кәбестәне вак кына турап, тирән табага салабыз. Майны кискәләп, табада эретәбез дә кайнар килеш кәбестә өстенә коябыз. Шул арада камыр әзерлибез. Йомыркаларны туглап, каймак, майонез, тоз, он, камыр кабарткыч, тоз кушып, яхшылап туглыйбыз. Сыек камырны кәбестә өстенә салып, кайнар мичтә 30 минут чамасы пешерәбез.
Бик җиңел әзерләнә торган пирог тәмле дә, файдалы да.
Читайте нас: