+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 октябрь 2019, 15:35

Кыйнау - тәрбия чарасымы?

Уфада бер әти 13 яшьлек кызын кальян тарткан өчен тукмаган.

Ир баласының нәрсә белән мәшгуль булуы турында социаль челтәрләрдән белеп кала. Кыз дуслары белән бергә кафеда утырган фото урнаштырган.
Әтисе, аның картәнисе белән бергә, кафега килеп, кызны җилтерәтеп өйләренә алып кайта. Әлбәттә, дуслары үсмерне әтисеннән яклап алып калырга тырыша.
Лифттагы күзәтү камерасы әти кешенең кызның башына сугуын, чәченнән өстерәп алып кереп китүен яздырган. Хәзер аңа карата баласын тиешенчә тәрбияләмәве, кул күтәрүе өчен административ эш кузгатылган.
Әтисеннән зыян күргән кызга судмедэкспертиза үткәрелә.
Әлбәттә, әти-әни баланың нәрсә эшләп йөрүен белергә, вакытында кисәтергә тиеш. Тик физик көч куллану, кычкыру - ул берничек тә тәрбия чарасы була алмый. Бигрәк тә үсмер балалары булган әти-әниләргә, беренче чиратта, үзләренә тынычлык сакларга, һәр сүзне уйлап әйтергә, һәр гамәлне уйлап эшләргә кирәк. Кайвакыт өлкәннәрнең саксызлыгы аркасында балалар фаҗигале адымга бара.
Читайте нас: