+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 октябрь 2019, 23:54

Вакытында җылы сүз табыйк...

Республикада ел саен 30га якын бала үз гомерен кыя. Әти-әниләргә уяу булырга һәм балаларындагы кайбер үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк.

Дөньяда 40 секунд саен бер кеше үз гомерен кыя. Суицид — үлемгә китергән төп сәбәпләр исемлегендә икенче урынны алып тора. Шунысы аянычлы, бу санны балалар һәм үсмерләр дә тулыландыра.
Республика клиник психотерапия үзәгенең баш табибы, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психотерапевты, профессор Илгиз Тимербулатов белдерүенчә, республикада ел саен 30га якын бала үз гомерен өзә. Дөрес, соңгы 8 ел эчендә бу сан шактый кимегән. Элек елына 40-50 шундый очрак булган.
— Баланың үз-үзенә кул салуы — коточкыч фаҗига, шулай да, тулаем алганда, балалар суицидлары очраклары буенча, бездә хәл яхшырак. Безнең республика балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары артмаган төбәкләрнең берсе булып тора, — ди Илгиз Фәрит улы.
Белгеч ассызыклавынча, суицидка барган балаларның күпчелеге тулы һәм имин гаиләләрдән. Биредә "гаиләдә ялгызлык " дигән күренеш хас. Өлкәннәрнең шәхси, карьера проблемалары белән мәшгуль булуы гаилә әгъзалары арасында үзара аңлашу булмауга, ялгызлык механизмын "эшләтеп җибәрүгә" һәм тормышның мәгънәсезлеген аңлауга китерә.
Әти-әниләргә уяу булырга һәм балаларындагы түбәндәге үзәрешләргә игътибар итәргә кирәк:
— баланың кәефе, аппетиты, йокысы, үзенең тышкы кыяфәтенә мөнәсәбәте үзгәрү;
— үз эченә бикләнү;
— үлем темасы белән кызыксыну;
— укырга барырга теләмәү;
— бик еш дәресләр калдыру;
— еш авыру, башы авырту.
Психологик ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
15 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 14 адресы буенча, Республика психотерапия үзәгенең сөйләм патологиясе һәм балаларны һәм үсмерләрне психотерапевтик реабилитацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: 251-19-20.
15-17 яшьлек үсмерләр белән Уфа шәһәре, Подполковник Недошивин урамы, 6 адресы буенча медицина учреждениесенә килергә кирәк. Телефоны: 241-85-57.
Читайте нас: