+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 октябрь 2019, 11:08

"Пицца", "Элвин Грей"... Бәйрәм шәп булачак!

Бүген, Республика көнендә, башкалабыз Уфада көн дәвамында бик матур чаралар уза.

11.00 сәгатьтән Салават Юлаев мәйданында һәм "Торатау" Конгресс-холлы артындагы амфитеатрда контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү мобиль пунктлары эшләячәк. Бәйрәм кунаклары хәрби техниканы күрә, оркестр тыңлый, концерт карый һәм солдат боткасы ашый алачак.
16.00 сәгатьтә бәйрәм концерты башлана.
17.30 сәгатьтә музыкаль флешмоб көтә - барысы да хор белән Башкортстан гимнын башкарачак.
Ә шуннан соң "Дәрвиш Хан", "Карауан-Сарай", "Пицца" төркемнәре һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак.
Концерт 20.30 сәгатьтә фейерверк һәм музыкаль лазер-шоу тамашасы белән тәмамланачак.
Фото:ufa.kp.ru
Читайте нас: