+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 октябрь 2019, 13:54

Радий Хәбиров Салават Юлаев һәм Шәйхзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Бүген Башкортстан Республика көнен бәйрәм итә.

Моннан 29 ел элек нәкъ менә шул көнне БАССР Югары Советы депутатлары дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән. Узган 30 ел эчендә бу бәйрәм киң танылу һәм республика халкы йөрәгендә лаеклы урын алды. Аны хезмәт коллективларында, барлык шәһәр һәм авылларда билгеләп үтү матур традициягә әйләнде.
Республика көне хөрмәтенә Уфада Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, республика Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт җыелышы депутатлары, Уфа мэриясе җитәкчелеге катнашты.
Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә ачыла. Илдәге иң зур ат сыны булган һәйкәл башкаланың иң югары биеклегендә, Агыйдел елгасы буенда урнашкан. Аның авторы — Төньяк Осетия һәм Башкортстанның халык скульпторы Сосланбек Тавасиев.
Радий Хәбиров шулай ук быел июнь аенда ачылган шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәйхзадә Бабич һәйкәленә дә чәчәкләр салды. Алты метрлы бронза скульптура Зәки Вәлиди исемендәге урамда телеүзәк каршындагы мәйданда урнаштырылган. Иҗади концепцияне танылган Русия скульпторы, халык рәссамы Андрей Ковальчук тормышка ашырган. Ул Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл авторы буларак та билгеле шәхес.
Читайте нас: