+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 октябрь 2019, 12:43

Үлем җәзасы яңадан кертелерме?

Саратовта 9 яшьлек Лиза Киселева белән булган вакыйгадан соң берничә депутат үлем җәзасын кайтаруны тәкъдим итте.

Узган атнада Саратов шәһәрендә булган коточкыч фаҗига бөтен илне тетрәндерде. 9 октябрь көнне иртәнге 7:30 сәгатьтә мәктәпкә китеп баручы 9 яшьлек Лиза Киселева югалган. Аны эзләүгә шәһәр халкы, волонтерлар кушылган. Кызганычка каршы, баланың үле гәүдәсе мәктәп юлындагы гаражларның берсендә табыла.
Кызның гомеренә кул сузучы кабахәт тотылган. Ул фаҗига урынына якын гына яшәүче, беркайда да эшләмәүче, урлашу, көчләү өчен берничә тапкыр хөкем ителгән кеше булып чыга. Үзенең вәхшилеккә баруын ир "кыз тупас җавап бирде", дип аңлаткан.
Баланы эзләүдә катнашучы халык полициядән җинаятьчене үз кулларына бирүне таләп итә, аны алып барган машинаның юлына басалар. Хокук сакчылары аларга каршы күздән яшь агыза торган газ кулланырга мәҗбүр була.
Шушы вакыйгадан соң Русия Думасында Саратов өлкәсеннән сайланган депутлар Ольга Алимова һәм Евгений Примаков үлем җәзасын яңадан кайтаруны тәкъдим итте. Примаков Facebook битендә "Үлем җәзасын кайтарырга кирәк" дип язды. Алимова Инстаграмда "әгәр үлем җәзасына педофиллар, үтерүчеләр, көчләүчеләр, террорчылар хөкем ителсә, безнең йортларга кайгы килмәс иде. Демократия һәм толерантлык уены белән мавыктык", дип язган.
Шулай ук Интернетта үлем җәзасы кертү таләбе белән петиция чыкты. Текст авторлары балаларга каршы җинаять кылу дәлилләнгән очракта үлем җәзасы яки гарантияләнгән гомерлек төрмә бирүне сорый. Алар шулай ук "педофилларның психиатрия ярдәмендә аклануга хокуклары булмаска тиеш" дип саный.
Читайте нас: