+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 октябрь 2019, 18:20

Футбол уйнап йөргәндә...

13 яшьлек үсмер кинәт аңын югалткан. Кызганыч хәл...

Кичә, 13 октябрь көнне, Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә футбол уйнаган вакытта 13 яшьлек үсмер үлгән. Тикшерүчеләр алдан ачыклавынча, балада көчләп үтерү билгеләре табылмаган.
Мәгълүм булуынча, малай күпфатирлы йорт алдындагы мәйданда яшьтәшләре белән футбол уйнаган. Уен вакытында ул үзен кинәт кенә начар хис иткән һәм аңын югалткан. Кызганычка каршы, үсмер ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче үлгән.
Әлеге очрак буенча тикшерү эше башланган, судмедэскпертиза билгеләнгән, вакыйганың шаһитларыннан сорау алына.
Әти-әниләргә балаларының сәламәтлегенә игътибарлы булырга, даими тикшеренүләр үтеп торырга кирәк. Мондый кайгылардан Ходай үзе сакласын!
Читайте нас: