+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 октябрь 2019, 17:58

Тамагында ярты ел тимер кисәге йөрткән

Бала абынып егылган гына була.

Кузбасста кыз бала авызына рәсем буйый торган пумала капкан килеш абынып егыла. Бәхетсезлеккә, ул баланың бугазына кереп китә. Аның таягын тартып чыгаралар. Ә металл өлеше йоткылыктагы тукымаларга кадалган була, күрәсең.
Баланы ярты ел буена бернәрсә дә борчымаган. Ә соңыннан колагыннан эрен килә башлый. Компьютер томограммасы кызның тамагында ят предмет барлыгын күрсәтә.
Шушы көннәрдә балага операция ясаганнар һәм пумаланың тимер өлешен тартып чыгарганнар. Ярый әле, барысы да уңышлы тәмамланган. Тиздән нәни пациентны өенә кайтарып җибәрәчәкләр.
Баланың очлы предметлар тотып йөгерүе, аларны авызына кабып уйнавы бик хәвефле. Шуңа да өлкәннәр, әти-әниләр игътибарлы булсыннар, газизләрен вакытында кисәтсеннәр иде. Ходай сакланганны саклар, диләр.
Читайте нас: