+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 октябрь 2019, 13:52

Мәсхәрәләнгән балалар саны арткан...

Чаң! Статистикага караганда, һәр алтынчы җинаять гаиләдә, һәр уникесе ата-аналар тарафыннан кылына.

Соңгы биш елда Русиядә балигъ булмаганнарны көчләү белән бәйле җинаятьләр саны кискен арткан. Бу хакта 15 октябрьдә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү һәм Русия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлекне координацияләү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Вадим Гайдов хәбәр иткән.
"Бездә биш ел эчендә балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять 42 процентка артты", - дип китерә аның сүзләрен ТАСС агентлыгы.
2018 елда Эчке эшләр министрлыгы шундый 14 меңнән артык җинаять теркәгән, 11 мең бала зыян күргән. Статистикага караганда, һәр алтынчы җинаять гаиләдә, һәр уникесе ата-аналар тарафыннан кылына. Шуңа бәйле рәвештә, Гайдов "кардиналь чаралар" күрергә чакыра.
Читайте нас: