+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 октябрь 2019, 18:13

Мәктәптән кайтканда югалган...

Баланы волонтерлар һәм авыл халкы бер тәүлек эзләде.

Кичә Екатеринбургның Бобровский бистәсендә ун яшьлек малай югалган иде. Ул мәктәптән өенә кайтып барганда югалган.
Баланы волонтерлар һәм авыл халкы бер тәүлек эзләде. Ниһаять, аны исән-имин тапканнар. Малай үз авылларында йөргән булып чыга.
Эчке эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, бу баланың элегрәк тә өенә кайтмау гадәте булган, шул сәбәпле исәптә торган. Югалырга ике көн кала да ул шулай чыгып киткән була. Ләкин ул көнне тиз табыла.
— Бу малайга мәктәптән кайтканда тукталышка портфелен куеп, бөтенләй башка якка китеп бару берни тормый. Бервакыт ул, трассага чыгып, икенче авылга юл тоткан, чөнки аңа бу якның агачлары ошаган, — ди Екатеринбург буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерия Горелых.
Табиблар башта баланың сәламәтлеген тикшерәчәк, шуннан соң аны законлы вәкилләренә тапшырачаклар.
Читайте нас: