+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 октябрь 2019, 17:47

Укытучының йөрәге туктаган...

Бу хәл мәктәптә шигырь бәйгесендә була.

Шушы көннәрдә Чиләбе шәһәренең 39нчы мәктәбендә, шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә, башлангыч сыйныфлар укытучысының йөрәге туктаган.
Балалар яттан шигырь сөйләгән вакытта укытучы апалары үзен кинәт начар хис итә. Мәктәптәге медицина хезмәткәре реанимация чараларын үткәрә, бу вакытта балаларны бинадан чыгаралар. Ашыгыч ярдәм табиблары тиз килеп җитүгә карамастан, педагогның гомерен саклап калып булмый.
Мәктәп коллективы 62 яшьлек укытучыны бик яхшы кеше, тәҗрибәле мөгаллимә буларак бәяли. Ул хәленең начар булуына бервакытта да зарланмаган, больничныйны да бик сирәк очракта гына алган.
Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре башланган.
Читайте нас: