+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 октябрь 2019, 23:01

Этләр өереннән коткарган

Баланы бәладән коткару өчен водительгә хәвефле адымга барырга туры килгән.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер водительнең эт өереннән укучы баланы коткаруы турында видео таралды.
Бу хәл Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендәге 3нче мәктәп янында булган. Мәктәптән кайтып баручы укучы кызга өч зур урам эте ташланмакчы була.
Ярый әле юл аша йөгерә-йөгерә чыгып баручы балага һәм аңа ияргән этләргә бер водитель игътибар иткән. Ул башка водительләрне сигналлар белән кисәтеп, каршы як полосага чыкан һәм сукбай этләрне куркыткан.
Социаль челтәрләрдә игътибарлы, баланы бәладән коткаручы иргә бик күпләр рәхмәт белдереп комментарийлар язган.
Читайте нас: