Мәскәү урамында алты айлык кызны тапканнар. Бу хакта башкаланың Тикшерү комитетына сылтама белән "Риа Новости" хәбәр итә.
Бу хәл Щепкин урамында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кызны эскәмиядә билгесез ир-ат калдырып киткән. Тикшерүчеләр баланың әти-әнисен, туганнарын ачыклый.
"РЕН ТВ" хәбәр итүенчә, курткага төрелгән кыз баланы такси водителе күреп ала һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Әлеге вакытта сабый дәваханәгә китерелгән.