+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 октябрь 2019, 14:19

Сәүдә үзәгендә фаҗига...

Бу хәл кичә Уфада булган. Табиблар реанимация чаралары үткәрүгә карамастан, үсмернең гомерен саклап калып булмый.

Кичә, 22 октябрьдә, Уфаның "Семья" сәүдә комплексында 14 яшьлек кыз үлгән. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу вакытта өч яшүсмер сәүдә үзәгенең бәдрәф бүлмәсендә булган. Күпмедер вакыттан соң үсмер кыз аңын югалта. Бу вакытта анда булган кешеләр тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта.
Табиблар реанимация чаралары үткәрүгә карамастан, кыз ул шул ук көнне аңына килмичә дәваханәдә үлә.
"Вакыйга урыны тикшерелә. Шаһитлардан сорау алына. Фаҗиганең сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнде», - дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.
Рәсми расланмаган версия буенча, үсмерләр газ баллончыгы белән шаярган.
Әти-әниләргә балаларының кайда, нәрсә белән шөгыльләнүен белеп торырга, контрольне көчәйтергә кирәк.
Читайте нас: