+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2019, 18:33

Бакчадагы сабыйларның әниләре... сугышкан

Узебездә, Уфада...Конфликт судка кадәр барып җиткән.

Уфаның бер балалар бакчасындагы ата-аналар арасында тавыш чыккан һәм ул судка кадәр барып җиткән.
Зыян күрүче әни - Татьяна Черкасова белдерүенчә, көндезге йокы вакытында бер малай билдән түбән киемсез килеш аның кызы янында йөргән. Әни кеше чатта моңа ризасызлык белдерә һәм баланы тәрбияләү белән шөгыльләнергә куша.
Виртуаль низаг урамда да дәвам итә. Малайның апа тиешле кешесе кызның әнисен чәчләреннән өстерәп, машиналар йөри торган юлга аудара... Аларның сугышуы видеокамерага эләккән.
Хәзерге вакытта конфликт судка кадәр барып җиткән. Анда һөҗүм итүчене аклаганнар. Ләкин Татьяна белән ире моны болай гына калдырырга җыенмый, янә шикаять язганнар.
Читайте нас: