+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2019, 15:16

Өч яшьлек кыз автобуска утырып киткән...

Тукталышта булган бу хәл. Картәнисенең ничек йөрәге тотмаган, диген?!

Калининград шәһәрендә өч яшьлек кыз тукталышта автобуска утырып киткән. Бу вакытта ул картәнисе белән булган. Олы яшьтәге кешенең берничә секундка игътибарын читкә юнәлтүе була, баладан җилләр исә.
Полиция хезмәткәрләре "Хәвефсез шәһәр" видеосистемасы аша карап, баланың нинди автобуска утырып китүен ачыклый. Бәхеткә сабый бер генә тукталышта да төшми. Хокук сакчыларны кызны автобустан Калининград читендәге бер авыл тукталышында ала.
2 сәгать вакыт эчендә бала бөтен шәһәрне үтеп, Космодемьянская исемендәге авылга кадәр барып җиткән була.
Кечкенә балаларны күз уңыннан аз гына "ычкындыру" кайвакыт бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Бигрәк тә шәһәр урамнарында, сәүдә үзәкләрендә, базарда. Ярый әле бу очракта барысы да яхшы тәмамланган. Игътибарлы булыгыз, өлкәннәр!..
Читайте нас: