+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2019, 14:02

Көчекләр үтерелгән, диләр...

Ырынбурның бәйсез эксперты тикшерү нәтиҗәләрен әйткән.

Стәрлетамак шәһәрендә булган әлеге шау-шулы вакыйга турында язып чыккан идек инде. Күпләр 11 көчекне үтерүдә бер мәктәпнең укучыларын гаепләде. Тикшерүчеләрнең кайберләре көчекләрнең үз үлеме белән үлүен белдерде һәм балаларга басым ясауны туктатырга чакырды. Җанварларны яклаучылар, шәһәр халкы исә гаеплеләргә җәза бирүне сорап, петиция булдырды.
Әлеге вакыйга бәйле республика Башлыгы Радий Хәбиров та бу хәлнең җентекле тикшерү таләп итүен ассызыклады.
Бүгенге көнгә шул билгеле булды: Ырынбурдан бәйсез эксперт көчекләрнең үтерелгән булуын ачыклаган. Берәүләре - тән яраларыннан, икенчеләре шартлатылган....
Менә шундый хәлләр. Хәзер инде кемгә ышанырга? Хаклык кайда?
Читайте нас: