+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 октябрь 2019, 17:24

Продленканы җенең сөймәсә...

Уфа мәктәпләренең берсендә укучы кыз полицейскийларны аякка бастырган.

Кичә, 24 октябрьдә, Уфаның полиция бүлегенә укучы кызга бер ирнең һөҗүм итүе һәм җинаять урыныннан качып китүе турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына шунда ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре юл тоткан.
Мәктәп укучысы сүзләренә караганда, билгесез ир аның авызын каплап, кешесез урынга өстерәп алып кергән. Шуннан соң һөҗүм итүче баланы үзен генә калдырып, һәм аны көтәргә кушып, каядыр китеп барган. Кыз шул вакытта качып өлгергән.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысы белән полиция хезмәткәрләре һәм психологлар сөйләшкәннән соң, кызның бу хәлне уйлап чыгаруы беленә. Ул дәресләрдән соң, продленкага калмас өчен һөҗүм итүче турында уйлап чыгарган була.
Уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш, дигән борынгылар. Шушы вакыйгадан сабак алып, балаларга мондый җитди хәлләр белән шаярырга ярамаганлыгын кисәтсәк иде.
Читайте нас: