+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 октябрь 2019, 16:17

Янгын берсен дә аямый...

Кушнаренко районында 9 яшьлек кыз һәлак булган.

Башкортстанның Кушнаренко районындагы "Якорь" бакчачылык ширкәтендә бүген, 25 октябрь иртәсендә, янгын булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәллщр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын барган урынга дүрт берәмлек техника һәм сигез янгын сүндерүче, шул исәптән, Шәрип авылы хакимиятенең ирекле янгын сүндерү командасы, полиция хезмәткәрләре һәм медиклар килгән.
Ике катлы бакча йортында барган янгынны сүндерү барышында 9 яшьлек кызның гәүдәсе табылган.
"Янгынның сәбәбе һәм килеп чыккан хәл-вакыйга ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем һәм дознаватель эшли", - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кызганычка каршы, янгын телләре берсен дә аямый. Җылыткычлар белән сак булыгыз, өйдәге электр челтәренең ышанычлы булуын алдан кайгыртыгыз.
Читайте нас: